Баш бит
Гвинеядә — референдум,
Тайваньдә — укытучы көне
- 551 ел (б. э. к.) — Кытай фәлсәфәчесе Конфуций туа.
- 1066 — Англияне нормандлар басып яулый башлый.
- 1573 — мәшһүр Италия рәссамы Микеланджело Караваджо туа.

- 1868 — татар мөгаллиме, җәмәгать эшлеклесе, журналист һәм нашир Әхмәтһади Максуди дөньяга килә.
- 1874 — шагыйрь, язучы, журналист, полиграфия белгече Мәхмүт Алмаев туган.
- 1892 — атаклы француз микробиологы һәм химигы Луи Пастер вафат була.
- 1939 — Польшаны бүлгән Молотов һәм Риббентроп килешүе гамәлгә керә.
- 1956 — Алтынчәч операсының яңа куелышы белән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының яңа бинасы ачыла.
- 1994 — «Эстония» паромы бату нәтиҗәсендә 852 кеше һәлак була.
- 2009 — Һиндстан космик аппараты айда су таба.
- 2012 — Татарстанның халык артисты, Тинчурин театры актеры Хәлил Мәхмүтов вафат.

Т-36 үзйөрешле баржасының дрейфы (рус. Дрейф самоходной баржи Т-36) — 1960 елның гыйнвар-март айларында булган вакыйга. ССРБ Кораллы көчләренең дүрт хәрби хезмәткәре Тын океанда идарә ителми торган, бортында өч көнлек азык-төлек запасы гына калган баржада 49 көн дрейфта үткәргән, Япониянең Йокосука портыннан Американың Сан-Францискога баручы «Кирсардж» авиаташучысының патруль очкычы тарафыннан табып алына.
17 гыйнварында Итуруп утравы култыгында көчле шторм вакытында швартовкасыннан ычкынган баржасы бортында ССРБ хәрби-төзелеш бүлгесенең баржага хезмәт күрсәтүче дүрт хәрби хезмәткәре: 21 яшьлек кече сержант Әсхәт Җиһаншин һәм рядовойлар — 20 яшьлек Анатолий Крючковский, Филипп Поплавский һәм Иван Федотов була. Кубрикта табылган газетадан 15 февральгә кадәр, континентара баллистик ракеталар сынаулары уздырылу сәбәпле, бу район суднолар йөреше һәм авиация очышлары өчен ябылган булуын белә Җиһаншин һәм «март башына кадәр аларны эзләмәячәкләр»» дип фаразлый.
![]()
Сез беләсезме?

- Россиядә бәрәңге 1890 елгы ачлыктан соң гына чынлап торып игелергә тотына. Аңарчы табыннарда төп урынны шалкан алып торган.
- «Казан» ат спорты комплексы — Аурупаның иң зур ипподромнарының берсе.
- 7 саны өчен кытайча билге — 七 (qī).
- 2011 елны Гай шәһәре районара прокуратурасы (Ырынбур өлкәсе) мәхкәмәдән 18 гасыр татар шагыйре Габдерәхим Утыз Имәни язган «Җәваһир әл-Бәян» әсәрен экстремистик әдәбият исемлегенә кертүне таләп иткән.
- Иң зур тираж җыйган татар газетасы Уфада чыга.
- Чиләбе өлкәсе Мөслим авылында туган һәр балада — атом тамгасы тора.
- Атҗитәр авылы җирләрен 1739 елда ук типтәрләр башкортлардан мәңгегә алган булганнар.
- Печән базарының үзәге булып Нурулла мәчете торган.
- Шырында 1880 елда төзелгән агач мәчет 1997 елда яңадан ачыла.
- Иске Таш мәчет Казанны рус гаскәрләреннән яклап һәлак булган көрәшчеләр каберендә төзелгән.
- Мәҗит Гафуриның туган авылында алар нәселен «Бажык татарлары» дип атыйлар.
- 2012 елның 1нче августында Казанда сюжет вакыйгалары бүгенге һәм Тукай заманындагы Казанда баручы татарча фильм премьерасы уза.
- Казанның Кремль урамына хәзерге исеме аңа 1996 елда гына бирелә.
- Чуашстанның Озын Куак авылының татарча, русча һәм чуашча исемнәре бөтенләй туры килми.
- Башкортстанның Ишембай районы татарлары тепекәйчә сөйләшәләр.

Әтнә районы (рус. Атнинский район) — Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Республиканың төньяк-көнбатышында урнашкан, мәйданы 681,4 км2 тәшкил итә. Административ үзәге Олы Әтнә авылы Казаннан 53 км, Коркачык тимер юл станциясеннән 30 км көньяк-көнчыгышка таба урнашкан.
Район территориясе 47 торак пунктны үз эченә ала, алар 12 авыл җирлегенә берләштерелгән. Күп кенә авыллары Идел буе Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорыннан бирле билгеле. 1920 елга кадәр район территориясе Казан һәм Царевококшай өязләренә керә, 1920—1930 арасында — ТАССРның Арча кантонына. Район буларак 1930 елның 10 августында оеша, бүгенге исемен 1938 елның 25 мартыннан йөртә.
2020 ел башына халык саны 12 883 кеше тәшкил итә. Район икътисадының нигезе — авыл хуҗалыгы.
| Соңгы сайланган портал: | Татарлар тарихы | |
| Соңгы сайланган исемлек: | Дөнья АЭСлары исемлеге |
![]()
Сайланган мультимедиа
![]()
Таныш булыйк
Википедия — Бөтендөнья пәрәвезе киңлекләрендә Вики механизмы ярдәмендә универсаль энциклопедия үстерү проекты.
Дөньяның 300 телендә бүлекләре булган Википедиянең максаты — теләсә нинди кеше үзгәртүләр кертеп яхшырта алган, ирекле килеш кулланыла алырлык объектив һәм тикшеренә алырлык эчтәлек тәкъдим итү. Тел-ара координацияләү эшендә лингва-франка буларак инглиз теле кулланыла.
Проект табигате нигез принциплар белән билгеләнә. Эчтәлеге Creative Commons CC BY-SA хокуки лицензиясе буенча булдырыла һәм кулланыла.
![]()
Җаваплылыктан баш тарту
Википедиянең Интернетта яшәвенә ярдәм итүче
![]()
Катнашу
- Катнашырга: Нигез тәртипләр һәм башка кагыйдә-киңәшләр белән танышып алыгыз, һәм вики-этикетны хөрмәт итегез; теркәлү киңәш ителә, әмма мәҗбүри түгел.
- Ярдәм кирәк: Ярдәм битләрне карап чыгыгыз, анда хәл ителмәгән сорауларны исә булышу үзәгебездә сорагыз; теркәлгән катнашучылар ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдергәннәре арасыннан актив волонтёрларга мөрәҗәгать итеп, остаз булулары турында сорый алалар.
- Көчләрегезне тикшерергә: Өйрәнү урынында үзгәртүләр кертеп карагыз яки мәкаләләрне язу / төзәтү киңәшләре белән танышыгыз.
![]()
Җәмгыять
Җәмгыятебез мәкаләләргә үз өлешен тематик проектлар кысаларында һәм бит эчтәлеге турында аралашу урыннары ярдәмендә уртак хезмәттәшлеген башкарган катнашучылардан оеша.
Уртак идеалыбыз — "һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны барлыкка китерү".
Википедиянең татар телле бүлеге җәмгыяте 62 247 теркәлгән катнашучыдан тора, алардан 97 соңгы ай дәвамында кимендә бер үзгәртү кертте. Проектыбызның тотрыклы үсүе өчен 7 катнашучыбыз хезмәт функцияләрен башкаруга сайланган.
Проектыбыз кече, автохтон, Россия һәм Төрки халыклар телләрендәге Википедияләр төркемнәренә керә һәм дөньяның төрле илләрдәге күптеллелекнең әһәмиятен аңлаганнарның ярдәмен күреп яши.
![]()
Вики-кырларыбыз
- Хәзерге вакыйгалар
- Көн тәртибендәге мәсьәләләр
- Соңгы яңалыклар
- Статистика
- Вазыйфалар
- Стратегия
- Эшчәнлек планы
- Алдынгыларыбыз
- Тиешле мәкаләләр исемлекләре:
- 1 000 • 10 000 • 50 000
- Татар теле: мәкалә - портал - татВП проекты (ВМРУ проекты) - тематик агач
- Татарнамә: мәкалә - портал - проект (бүлекләре) - тематик агач - күптелле исемлек -

- Татарстан: мәкалә - портал - проект - тематик агач - күптелле исемлек
- Ай хезмәттәшлеге темасы
- Сайланган эчтәлек
- Соңгы үзгәртүләр
- Яңа битләр
![]()
Тугандаш проектлар
Викиверситет — белем бирү аланы
Викиҗыентык — медиафайллар саклагычы
Викикитап — дәреслекләр һәм белешмәлекләр
Викимәгълүмат — фактик мәгълүмат-белем базасы
Викиөзек — өземтәләр җыентыгы
Викисәфәр — юл күрсәткече
Викисүзлек — сүзлек һәм тезаурус
Викитөрләр — биологик төрләр
Викиханә — оригиналь текстлар
Викихәбәрләр — хәбәрләр агентлыгы
Мета-Вики — проектара хезмәттәшлек аланы
Викимедиа инкубаторы — яңа тел бүлекләре
MediaWiki — «MediaWiki» буенча белешмә
Phabricator — технологик платформаны үстерү


