Баш бит
Википедиягә рәхим итегез!
Ирекле эчтәлекле энциклопедияне һәркем яза ала.
Кабарда-Балкария Республикасында Балкар халкының яңарышы һәм дәүләтчелеге торгызылу көне,
Словакия һәм
Чехиядә Укытучылар көне, һ.б.
- 1776 — Мәскәүнең Зур театрына нигез салына.
- 1868 — рус язучысы Максим Горький туа.

- 1919 — татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич һәлак була.
- 1930 — Константинополь исеме рәсми төстә Истанбулга үзгәртелә.
- 1935 — Канадада якшәмбе көннәрендә радиореклама тыелган.
- 1939 — татар галиме Әскәр Кайбышев дөньяга килә.
- 1940 — АКШ галимнәре уран — плутоний-239ның яңа изотопын ачу турында хәбәр итәләр.
- 1960 — татар язучысы, шагыйрә Фирүзә Җамалетдинова туа.
- 1964 — театр режиссеры Ренат Әюпов туа.
- 1971 — ВАЗ конвейерыннан беренче «Жигули» машинасы төшә.
- 1991 — шәркыятьче галим Әмир Нәҗип бакыйлыкка күчә.

Шүрәле (рус. Шурале) — сәхнә тарихында беренче татар балеты, Г.Тукай әкиятләре нигезендә Фәрит Яруллин, Әхмәт Фәйзи һәм Л.В.Якобсон тарафыннан иҗат ителгән. Бүгенге көнгә кадәр Петербург Мария театрында һәм Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында даими куелып тора.
1939 елда Фәрит Яруллин, үзенең остазы Мәскәү консерваториясенең профессоры Генрих Литинскийда ышанычлы таяныч табып, балет иҗатын башлый. 1940 елның 26 апрелендә Мәскәүдә Татар декадасын үткәрү турында СБКФ ҮК карары чыга, балетны декадада күрсәтү өчен әзерли башлыйлар. Балетның генераль репетициясе 1941 елның 7 июлендә уза, әмма беренче куелышы кичектерелә. ↪ Дәвамы
![]()
Сез беләсезме?


- Әлдәбәран һәм Антарес йолдызларын икесен бер юлы күреп булмый.
- Гөлнара Сәмитова-Галкина Пекин Олимпиадасында җиңүдән соң Татарстан флагын тотып стадионда йөгергән өчен медальсез кала яза.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе Альфред Нобель мирасыннан бирелми.
- Иң биек волейболчы (217 см) Чаллы шәһәрендә туган.
- Себердә чыккан беренче татар газетасы атнасына 2-3 тапкыр нәшер ителгән.
- Туймазы шәһәре урнашкан елга 55 процентка кар суы белән туклана.
- Микронезиянең борынгы акчасының диаметры 3 метр, ә авырлыгы 4 тонна булган (рәсемдә).
- 2010 елда Палау дәүләтендә якынча 21 000 кеше яшәгән.
- 3 мең кешедән торган, 100гә якын танкы булган Полисарио хәрби фронтын студентлар оештырган.
- Ай тотылу фәкать тулы ай булганда гына мөмкин.
- Бүздәк районының (Башкортостан) «Бүздәк яңалыклары» газетасы татар һәм рус телләрендә 1931 елдан бирле чыга.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе кешеләргә генә түгел, ә хәрәкәткә дә бирелгәне бар.
|
| ||||
Кием — тукымадан, күннән, мехтан һ.б.ш. тегелгән, эшләнгән һәм тәнне каплау өчен хезмәт итә торган предметлар җыелмасы.
Евразиянең шактый кырыс шартларында киемнән башка тереклек итү мөмкин түгел: ул салкыннан һәм эсседән, яңгырдан һәм кардан, җилдән саклый; шул ук вакытта эстетик функция дә үти, ягъни кеше кием белән үзен тыштан берникадәр бизи дә.
Иң борынгы кешеләр суыклар һәм салкын кышлар булмый торган җылы якларда яшәгәннәр, шуңа күрә аларга кием кирәк булмаган. Йөз меңнәрчә еллар үткән, борынгы кешеләр акрынлап Европа һәм Азиянең салкын илләрендә дә яши башлаганнар. Алар кырыс һәм салкын кышлардан саклану өчен кием-салым уйлап тапканнар.
Киемне җәнлек тиресеннән теккәннәр. Тиренең эчке ягын таш кыргычлар белән чистартканнар. Аннан соң тишекләр уеп, җәнлек сеңере белән теккәннәр. Соңрак хатын-кызлар җеп эрләргә һәм тукырга өйрәнгәннәр. Алар җепне йорт хайваннары йоныннан яисә җитен һәм киндер сүсләрдән эрләгәннәр. Туку станогы да ясаганнар. Кешеләр җитен һәм йон тукымадан тегелгән кием кия башлаганнар. Һәр милләтнең киемендә үзенә генә хас булган үзенчәлекләр булган. Мәсәлән, татар халкының тормыш-көнкүрешендә XIX гасырның икенче яртысы һәм XX гасыр башларында кием-салым иң үзенчәлекле һәм оригиналь бер өлкә булып тора. Аның формалашуына халыкның социаль-экономик, тормыш-көнкүреш һәм табигать шартлары, гасырлар буена килгән традицияләре, эстетик зәвыгы, шулай ук башка халыклар белән культура бәйләнеше дә йогынты ясаган. Идел буе татарларының киемнәрендә төрки кабиләләренең традицияләре билгеле бер дәрәҗәдә чагыла. Моңа төрки халыклар киеменең төп үзенчәлекләрен саклаган киң итәкле күлмәк, камзул, бишмәт, билле казаки, туры билле чикмән һ.б.ш. күрсәтергә була. Хатын-кызлар өчен дә күлмәкне озын һәм киң итеп теккәннәр. Бу киемнәрнең барысы да затлы тукымалардан тегелгән. ↪ Дәвамы
| Соңгы сайланган портал: | География | |
| Соңгы сайланган исемлек: | Дөнья АЭСлары |
![]()
Сайланган мультимедиа
![]()
Таныш булыйк
Википедия — Бөтендөнья пәрәвезе киңлекләрендә Вики механизмы ярдәмендә универсаль энциклопедия үстерү проекты.
Дөньяның 300 телендә бүлекләре булган Википедиянең максаты — теләсә нинди кеше үзгәртүләр кертеп яхшырта алган, ирекле килеш кулланыла алырлык объектив һәм тикшеренә алырлык эчтәлек тәкъдим итү. Тел-ара координацияләү эшендә лингва-франка буларак инглиз теле кулланыла.
Проект табигате нигез принциплар белән билгеләнә. Эчтәлеге Creative Commons CC BY-SA хокуки лицензиясе буенча булдырыла һәм кулланыла.
![]()
Җаваплылыктан баш тарту
Википедиянең Интернетта яшәвенә ярдәм итүче
![]()
Катнашу
- Катнашырга: Нигез тәртипләр һәм башка кагыйдә-киңәшләр белән танышып алыгыз, һәм вики-этикетны хөрмәт итегез; теркәлү киңәш ителә, әмма мәҗбүри түгел.
- Ярдәм кирәк: Ярдәм битләрне карап чыгыгыз, анда хәл ителмәгән сорауларны исә булышу үзәгебездә сорагыз; теркәлгән катнашучылар ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдергәннәре арасыннан актив волонтёрларга мөрәҗәгать итеп, остаз булулары турында сорый алалар.
- Көчләрегезне тикшерергә: Өйрәнү урынында үзгәртүләр кертеп карагыз яки мәкаләләрне язу / төзәтү киңәшләре белән танышыгыз.
![]()
Җәмгыять
Җәмгыятебез мәкаләләргә үз өлешен тематик проектлар кысаларында һәм бит эчтәлеге турында аралашу урыннары ярдәмендә уртак хезмәттәшлеген башкарган катнашучылардан оеша.
Уртак идеалыбыз — "һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны барлыкка китерү".
Википедиянең татар телле бүлеге җәмгыяте 59 696 теркәлгән катнашучыдан тора, алардан 119 соңгы ай дәвамында кимендә бер үзгәртү кертте. Проектыбызның тотрыклы үсүе өчен 8 катнашучыбыз хезмәт функцияләрен башкаруга сайланган.
Проектыбыз кече, автохтон, Россия һәм Төрки халыклар телләрендәге Википедияләр төркемнәренә керә һәм дөньяның төрле илләрдәге күптеллелекнең әһәмиятен аңлаганнарның ярдәмен күреп яши.
![]()
Вики-кырларыбыз
- Хәзерге вакыйгалар
- Көн тәртибендәге мәсьәләләр
- Соңгы яңалыклар
- Статистика
- Вазыйфалар
- Стратегия
- Эшчәнлек планы
- Алдынгыларыбыз
- Тиешле мәкаләләр исемлекләре:
- 1 000 • 10 000 • 50 000
- Татар теле: мәкалә - портал - татВП проекты (ВМРУ проекты) - тематик агач
- Татарнамә: мәкалә - портал - проект (бүлекләре) - тематик агач - күптелле исемлек
- Татарстан: мәкалә - портал - проект - тематик агач - күптелле исемлек
- Ай хезмәттәшлеге темасы
- Сайланган эчтәлек
- Соңгы үзгәртүләр
- Яңа битләр
![]()
Тугандаш проектлар
Викиверситет — белем бирү аланы
Викиҗыентык — медиафайллар саклагычы
Викикитап — дәреслекләр һәм белешмәлекләр
Викимәгълүмат — фактик мәгълүмат-белем базасы
Викиөзек — өземтәләр җыентыгы
Викисәфәр — юл күрсәткече
Викисүзлек — сүзлек һәм тезаурус
Викитөрләр — биологик төрләр
Викиханә — оригиналь текстлар
Викихәбәрләр — хәбәрләр агентлыгы
Мета-Вики — проектара хезмәттәшлек аланы
Викимедиа инкубаторы — яңа тел бүлекләре
MediaWiki — «MediaWiki» буенча белешмә
Phabricator — технологик платформаны үстерү


